Ташлама, түләү һәм шикаять итү: юл кагыйдәләрен бозган өчен штрафлар турында мәгълүмат
Юл куркынычсызлыгы

Ташлама, түләү һәм шикаять итү: юл кагыйдәләрен бозган өчен штрафлар турында мәгълүмат

Штрафларны 30 көн эчендә түләгән очракта 25% ташлама гамәлдә була.

 Тиз түләү системасында  ташлама барлык штрафларга да кагылмый. Мәсәлән, ул исерек хәлдә машина йөрткән өчен һәм кайбер кабат хокук бозулар өчен  кулланылмый.

  •  Штрафларны  «Госуслуги» порталының «Түләүләр» бүлегендә  түләргә яки тикшерергә мөмкин.
  • Әгәр штраф белән килешмәсәгез, аны шикаять итә аласыз. «Госуслуги»да 10  көн эчендә — автоматик режимда эшләүче камералардан килгән штрафлар гына шикаять ителә ала. Мондый штрафларның квитанцияләрендә УИН 188105 һәм 188101 саннары белән башлана.
  • Калган штрафларны район судында яки штрафны юллаган ведомствода шикаять итәргә мөмкин.
     

Нет комментариев