Шоферлар игътибарына: Зәйдә «Каршы як полоса» операциясе бара
Юл куркынычсызлыгы

Шоферлар игътибарына: Зәйдә «Каршы як полоса» операциясе бара

Күңелсез хәлләрне кисәтү максатыннан профилактик чара 31нче августка кадәр бара.

Юл-транспорт һәлакәтләренең иң еш очрагы – ул каршы як хәрәкәт юлына чыгып бәрелешүләр, ди белгечләр. 

- Узып китү кагыйдәләрен бозган өчен 7500 сум күләмендә штраф яки 6 айга кадәр  транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү каралган.  Әлеге кагыйдәне кабат бозган очракта йөрү таныклыгын 1 елга алалар. Әгәр бу кагыйдәне машина йөртү хокукыннан тыелган яки хөкемгә тартылган кеше бозса, 3 елга кадәр иректән мәхрүм итү яный, -ди район дәүләт автоинспекциясе башлыгы Рамил Гарифуллин. 

Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәтендә катнашучыларны юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәргә чакыра.
 


Нет комментариев