Заинск-информ 16+
Рус Тат
Юл куркынычсызлыгы

Район мәктәпләрендә юл иминлеге буенча әти-әниләр җыелышы үткәрелде

Җыелыш өлкәннәрнең үз балаларына транспорт чараларын дөрес кулланырга өйрәтү, саклык чаралары турында сөйләшү, аңлашуны максат итеп куя.

Көннәр җылыту белән  урамнарда балалар һәм яшүсмерләр мопедларда, электр самокатларында йөри башлады. Тик алар  юл йөрү кагыйдәләренә әһәмият бирмиләр.

Район дәүләт автоинспекциясе, «Юл куркынычсызлыгы» ДБУ вәкилләре  мәктәпләрдә әти-әниләр җыелышлары уздырды. Аларга видеороликлар күрсәтелә һәм яшьләрнең питбайк, электросамокат, квадроциклларда катнашып авариягә очравы турында статистик мәгълүматлар тәкъдим ителде.

— Юл йөрү кагыйдәләре әти- әниләр тарафыннан өйрәтелергә, фаҗигаләр килеп чыкмаслык итеп кисәтелергә тиеш. Әти-әниләр үзләре үрнәк булсыннар. Тормыш мәшәкатьләре белән ашыгып, юл йөрү кагыйдәләрен бозарга ярамый. Бер мизгел тормышны чәлпәрәмә китерергә мөмкин,- ди район дәүләт автоинспекциясе башлыгы Рамил Гарифуллин.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев