Заинск-информ 16+
Рус Тат
Юл куркынычсызлыгы

Район Дәүләт автоинспекциясе башлыгы кисәтә: штрафларны вакытында түләгез

Ел башыннан район Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре элек түләнмәгән штрафларны түләтү һәм закон нигезендә билгеләнгән срокларда штрафларын түләмәгән машина йөртүчеләрне административ җаваплылыкка тарту эшен дәвам итә.

Гыйнвардан башлап РФ Административ хокук бозулар кодексының 20.25 маддәсе буенча 42 машина йөртүче җаваплылыкка тартылган. Аларның уникесе, җәмәгать суды карары буенча,  кулга алынган. Өчесе җәмәгать эшләренә җибәрелгән.  Суд приставлары белән берлектә  тагын дүрт автомобиль тоткарланган. 

Исегезгә төшерәбез, закон буенча  штрафны түләү тәртибе һәм сроклары билгеләнгән: хокук бозучыга карарны шикаять итү өчен 10 көн бирелә. Аннары, закон көченә кергәннән соң, тагын ике ай өстәлә. Әмма кайбер машина йөртүчеләр  штрафларын түләргә ашыкмыйлар. Аларны шактый зур суммаларга, 5, 10, 50 мең сумга кадәр туплаучылары  бар. 

Суд карары белән икеләтә күләмдә штраф та, 15 тәүлеккә кадәр административ кулга алу да булырга мөмкин.  Штрафларнны озакка сузмагыз, эшне судка кадәр җиткермәгез!",- дип мөрәҗәгать итә Дәүләт автоинспекциясенең Зәй бүлекчәсе башлыгы Рамил Гарифуллин.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев