«Минем ишегалды лагере»на йөрүчеләр юл кагыйдәләрен искә төшерделәр
«Юлларда-балалар» оператив - профилактик чарасы кысаларында» район Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре,»Юл куркынычсызлыгы» учреждениесе белгечләре «Минем ишегалды лагере»на йөрүчеләр белән очраштылар.
Бергәләп балаларның юл-транспорт травматизмын кисәтү турында сөйләштеләр.
Юл кагыйдәләренә багышланган викторина сорауларына җаваплар эзләделәр. Дөрес җавап бирүчеләргә яктылыкны кире кайтара торган элементлар тапшырылды.
Белгечләр балаларга юл кагыйдәләрен төгәл үтәргә кирәклегенә басым ясадылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев