Зәйнең «Миләшкәй» балалар бакчасында юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәнү буенча «Күңелле светофор» дигән чара узды.
Балалар янына кунакка инспектор Сыбызгы һәм әкият персонажы Буратино килде.
Геройлар балаларга юлда үз-үзләрен тоту кагыйдәләрен һәм юлны ничек дөрес чыгарга кирәклеген искә төшерделәр. Балалар уен формасында юл хәрәкәте кагыйдәләре, юл билгеләре турында белемнәрен ныгыттылар, җәяүлеләр һәм машина йөртүчеләр булып «уйнадылар».
Әти-әниләргә «Сезнең балагыз пассажир», «Балалар автокреслосы мөһим» дигән белешмәлекләр таратылды.
Хөрмәтле ата-аналар, балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр һәм укытучылар юл йөрү кагыйдәләрен үтәгез, үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз, дип искәртә юл сагы хезмәткәрләре.
фотолар балалар бакчасыннан.
Нет комментариев