Заинск-информ 16+
Рус Тат
Юл куркынычсызлыгы

«Куркынычсызлык ромашкасы»: «Якты коңгыз» балалары юл иминлеге сагында

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне алдыннан, «Якты коңгыз» балалар бакчасы хәрәкәт инспекторларының яшь ярдәмчеләре командасы һәм «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесенең Зәй районы башлыгы Вадим Иванов катнашында юл хәрәкәте иминлеген һәм юлда куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәүгә юнәлдерелгән «Куркынычсызлык ромашкасы» дигән акция үткәрделәр.

Машина йөртүче әти-әниләр һәм җәяүлеләр  зур ромашкага  үз теләкләрен яздылар. Ә балалар аларга үз куллары белән ясалган  «Юл куркынычсыз булсын өчен безнең һәркайсыбыз нәрсә эшли ала?» дигән сорауга җаваплар ябыштырылган кечкенә ромашкалар тапшырдылар. Педагоглар һәм балалар машина йөртүчеләрне үз балаларына юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүдә үрнәк булырга өндәделәр һәм юлларда куркынычсызлык гаиләдән башлана, чөнки ата- аналар төп үрнәк булып тора, дип ассызыкладылар.

фотолар балалар бакчасыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев