Заинск-информ 16+
Рус Тат
Юл куркынычсызлыгы

«Күкчәчәк» тә «Әти-әниләр патруле» яхшы эшли

Зәйнең «Күкчәчәк» балалар бакчасында юл хәрәкәте иминлегенә багышланган чара узды.

Чараның максаты — балаларның юл йөрү кагыйдәләре турындагы белемнәре ныгыту, яктылык кайтаручы элементлар куллану кирәклеге турында искәртү, ата-аналарның игътибарын юл-транспорт травматизмын профилактикалау мәсьәләсенә җәлеп итү.

«Юл куркынычсызлыгы» фонды район бүлеге башлыгы Вадим Иванов тагын бер кат юл хәрәкәте кагыйдәләрен, балаларны автомобильдә йөртү таләпләрен искә төшерде. Юл-транспорт һәлакәтләре куркынычын киметүнең иң нәтиҗәле ысулы саналган яктылык кайтаручы элементлар булуына игътибар иттеләр.

Чарада Яшь инспекторлар хәрәкәте, "Беренчеләр хәрәкәте" вәкилләре һәм ата-аналар катнашты.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев