Бакчада тәрбияләнүчеләр машина йөртүчеләрне Россия флагы көне белән тәбрикләделәр.
Сабыйлар Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре белән бергә машина йөртүчеләргә флаглар, шарлар тапшырдылар һәм юл йөрү кагыйдәләрен үтәргә чакырдылар.

-Балаларда кечкенәдән ватанны ярату хисләре, дәүләт, туган ил турында, туган якка мәхәббәт тәрбияләү бик мөһим. Шуның өчен әһәмиятле даталарны игътибарга алып, төрле чаралар уздырырга тырышабыз, - ди тәрбиячеләр.
Биредә балаларга кечкенәдән дәүләт символларын өйрәтеп үстерәләр. Флаг нинди төсләрдән тора, алар нәрсәне аңлата, Ватан нәрсә ул дигән сорауларга җаваплар бирделәр.

фотолар балалар бакчасыннан.
Нет комментариев