Каешлар эләктергәнме?
5 - 14 августта Татарстан дәүләт автоинспекциясе “Куркынычсызлык каешы” профилактик чарасы үткәрде.
Шул уңайдан әлеге төр хокук бозуларга баручылар юл хәрәкәте иминлеген саклаучы инспекторлар тарафыннан җитди тикшерелде.
Район юл иминлеге инспекторлары куркынычсызлык каешларын куллану кагыйдәләрен үтәүне һәрвакыт контрольдә тота, ә профилактик чара барышында бу төр кагыйдәне үтәүгә аеруча зур игътибар бирелде. Каеш эләктереп йөрү – ул гадәти формальлек түгел, ул һәр машина йөртүче, һәр пассажир тормышын саклау чарасы. Исегезгә төшерәбез, куркынычсызлык каешын эләктермәгән өчен штрафлар каралган. Машина йөртүче үзе каешсыз йөрсә – 1500 сум, пассажирлары бу кагыйдәне бозса, һәр кеше өчен 1500 сум түләргә туры килә. Ә пассажирның үзенә 500 сум штраф каралган.
Хокук бозуларны юл-патруль хезмәте хезмәткәрләре, фото һәм видеофиксация камералары, шулай ук автоматик контроль системалары терки.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев