Юлларда Ватан сакчыларын тәбриклиләр
Һәр бәйрәм алдыннан Зәйдә юл иминлеге кагыйдәләрен искәртеп шәһәр урамнарында балалар катнашында профилактик кисәтү чаралары оештыру үтемле кулланыла.
Ватанны саклаучылар көне якынлашкан бу арада юл иминлегендә «Батырлык атналыгы» акциясе башланып китте. Мәсәлән, «Кояшкай» балалар бакчасы хезмәткәрләре, сабыйлар, Дәүләт автоинспекциясе һәм «Юл куркынычсызлыгы» фонды район бүлеге хезмәткәрләре белән юл хәрәкәтендә катнашучыларны якынлашып килүче бәйрәм белән котладылар, кагыйдәләрне искәртүче буклетлар тараттылар. Балалар открыткалар, шарлар бүләк иттеләр һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәргә өндәделәр.
Акция барышында профилактик чараларны оештыруда актив катнашучы инспектор, өлкән лейтенант Роман Ярцевны да Ватанны саклаучылар көне белән котлады сабыйлар. 2002 елда Роман Ярцев РФ Дәүләт бүләгенә, Батырлык орденына тәкъдим ителде. Әлеге зур бүләк — безнең илдә җәмәгать тәртибен саклаганда, җинаятьчелеккә каршы көрәштә, табигый бәла-казалар, янгыннар, һәлакәтләр һәм башка гадәттән тыш хәлләр вакытында кешеләрне коткарганда фидакарьлек, батырлык һәм кыюлык күрсәткән, шулай ук хәрби, гражданлык яки хезмәт бурычын үтәгәндә гомерләрен куркыныч астына куючы кыю һәм тәвәккәл кешеләргә бирелә. Роман Ярцев әнә шундыйлардан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев