Юлларда балалар иминлеген кайгыртып
Юл куркынычсызлыгы

Юлларда балалар иминлеген кайгыртып

Зәйнең “Уймак кыз” балалар бакчасында бу көннәрдә “Бала- төп пассажир» профилактик акциясе узды. Анда балалар белән бергә әти-әниләр дә юлларда имин йөрү темасын пропогандалауга кушылды.

"Без балаларны автомобильләрдә, үзебезнең фотосурәтләр ярдәмендә йөртү кагыйдәләрен тагын бер кат искә төшерергә телибез", - дип ассызыклады бакчаның яшь юл хәрәкәте инспекторлары  отряды командиры Ксения  Белова. 
Транспорт чаралары салонында балаларны утыртып йөрткәндә автокреслолар куллану, юл-транспорт һәлакәте килеп чыккан очракта, баланы яклауның иң нәтиҗәле чарасы. Ул авария очрагында җәрәхәтләр алу һәм үлем очракларын шактый киметә.


Нет комментариев