Юлларда балалар иминлеге – җәйге чорда аеруча мөһим тема
Зәйдә мәктәп яны лагерьларенда юлларда имин йөрү темасы көн үзәгендә тора торган мәсьәлә. Шуңа да районның юл хәрәкәте инспекторлары, “Юл куркынычсызлыгы” фондының район бүлеге башлыгы Вадим Иванов лагерьларга көн саен чыгалар.
Биредә велосипедларның төзеклеге тикшерелә, юл кагыйдәләре аңлатыла, балалар кагыйдәләр буенча викторина сорауларына җавап биреп, яктылыкны кире кайтару элементлары белән бүләкләнә. Соңгы шундый чара 1нче мәктәптә үтте.
Моннан тыш, питбайкларда йөрүче яшүсмерләр белән дә әңгәмәләр оештырыла. Бүген исә “Дуслык” яшьләр үзәгендә яшүсмерләргә питбайкларда йөргәндә аварияле ситуацияләрдән сак булу турындагы видеороликлар да күрсәтелде.
“Балалар, яшүсмерләрнең юллардагы иминлеге бик мөһим. Шуңа да без даими төстә алар белән аралашып, иминлек турында аңлатабыз”, - ди Вадим Иванов.
фотолар “Юл куркынычсызлыгы” фондының район бүлегеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев