Заинск-информ 16+
Рус Тат
Юл куркынычсызлыгы

Юллар уяулык сорый

Саклык машина йөртүчеләр өчен дә, җәяүлеләр өчен дә мөһим.

Район автоинспекциясе башлыгы Рамил Гарифуллин агымдагы елның 7 аенда район һәм респуб-лика юлларында килеп чыккан аварияләргә тукталды. Аеруча куркыныч юл һәлакәтләрен булдырмас өчен кирәкле саклык чараларын искәртте.

– Агымдагы елның 7 аенда район юлларында 279 юл-транспорт һәлакәте теркәлде, шуның 15е кешеләр үлеме, тән җәрәхәтләре алу белән бәйле. Мондый аварияләрдә без 3 кешене югалттык, 22 кеше төрле дәрәҗәдә тән җәрәхәтләре алды. Узган елның шушы чоры белән чагыштырсак, матди зыян күрү белән бәйле аварияләр саны быел 33кә артты, ә кешеләр имгәнү, үлем белән бәйлеләре шул дәрәҗәдә. Алай да без узган ел бу вакытта аварияләрдә 5 кеше үлүне теркәгән идек.  

Республика юлларындагы хәлләргә күз салсак, аяныч һәлакәтләрнең артуы шөбһәгә сала. 

2025 елның 7 аенда  республикада 1755 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, бу сан 63кә артык.  Бу аварияләрдә 163 кеше һәлак булган (бер ел элек булганнан 7гә кимрәк), 2138 кеше җәрәхәтләнгән (узган елга караганда 45кә күбрәк).  Июль аенда гына да Татарстан юлларында 327 юл-транспорт һәлакәте булган,  аларда 39 кешенең гомере өзелгән,  370 кеше яраланган. Фаҗигаләрнең төп сәбәпләре һәм конкрет мисалларга карасак, иң аянычлы аварияләр каршы як полосага чыгу белән бәйле. Шул сәбәпле ел башыннан 134 юл һәлакәтендә 56 кеше үлгән, 223е төрле җәрәхәтләр алган. Мәсәлән, июль аенда гына да каршы як полосага чыгып хәрәкәт итү сәбәпле авария килеп чыгып, 14 кешенең гомере өзелгән. 
Июльнең фаҗигале мисалларына аерым тукталып үтәм. 

9 июльдә Тукай районы юлында  «Лада» йөртүчесе (29 яшьлек) «узып китү тыелган» һәм «тизлекне чикләү 50 км/сәг» билгеләре зонасында каршы як полосага чыга  һәм «Фольксваген» белән бәрелешә. Нәтиҗәдә 4 кеше һәлак була: «Лада» йөртүчесе үзе, аның хатыны, аларның ике яшьлек баласы һәм «Фольксваген» пассажиры. Тагын өч кеше (берсе – бала) хастаханәгә озатыла.

 26 июльдә  Алексеевский районы юлында  «Москвич» йөртүчесе (35 яшьлек) каршы як полосага чыгып, авария тудыра. Нәтиҗәдә «Фольксваген» йөртүчесе (37 яшь) һәм аның хатыны һәлак булалар. Аларның 5 һәм 10 яшьлек балалары ятим кала.

27 июльдә  Аксубай районы юлында «Лада» йөртүчесе (61 яшьлек) каршы як полосага чыга һәм «Шкода» белән бәрелешә. «Лада» йөртүчесе үзе һәлак була, «Шкода»ның өч пассажиры, шул исәптән ике бала (10 һәм 11 яшьлекләр) хастаханәгә озатыла.

28 июльдә  Югары Ослан райо-нында  «Мерседес» йөк машинасы йөртүчесе (46 яшьлек), «узып китү тыела» билгесен бозып, каршы якка чыга  һәм «Лада» белән бәрелешә. «Лада»ның өлкән яшьтәге ике пассажиры да (69 һәм 70 яшьлек) – ирле-хатынлы пар һәлак була.

 Каршы як полосага чыгып хәрәкәт итү, кагыйдә бозуның никадәр куркыныч икәнен белсәләр дә, машина йөртүчеләр бу турыда еш оныта. Ә бит мондый юл йөрү кагыйдәсен бозган өчен штрафлар да, таләпләр дә катгый. Тиешсез урында каршы як полосага чыгып хәрәкәт итү 7500 сум штраф яки 4-6 айга машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителү белән яный. Икенче мәртәбә шундый ук кагыйдә бозылса, 1 елга кадәр хокуктан мәхрүм ителү каралган. Ә инде тагын да кабатланса, җинаять җаваплылыгы каралган, 3 елга кадәр иректән мәхрүм ителү, автомобильне конфикскацияләү күздә тотыла.

Аеруча куркыныч нәҗтиҗәләргә китергән аварияләрнең икенчесе – исерек хәлдә транспорт чарасы белән  идарә итү. Ел башыннан мондый 99 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 14 кеше һәлак булган, 136сы яраланган.

 Машина йөртүчеләрнең хезмәт һәм ял режимын бозулары да куркыныч тәмамланырга мөмкин.  Җиде ай эчендә, руль артында йок-лап китү сәбәпле, 5 юл-транспорт һәлакәте килеп чыккан, 2 кеше һәлак булган, 4 кеше җәрәхәтләр алган. Мәсәлән, 28 июльдә Буа районында «Киа» йөртүчесе (46 яшь) арыган хәлдә руль артына утырып юлга чыга һәм йоклап китеп, «Скания» йөк машинасы астына керә. Аның 20 яшьлек кызы – пассажир урында һәлак була.

Балаларның юл-транспорт травматизмы аеруча борчый.  7 ай эчендә республикада 16 яшькә кадәрге балалар катнашында килеп чыккан 271 юл-транспорт һәлакәтендә  7 бала һәлак булган,  291е җәрәхәтләнгән. Шунысын искәртик, һәлак булган җиде баланың алтысы – пассажирлар. Димәк, монда өлкәннәрнең саксызлыгы беренче урында тора. Юл хәрәкәте сагы инспекторлары даими рәвештә балаларны йөртү кагыйдәләрен  бозучыларга каршы эшли.  «Бала – төп пассажир» махсус операциясенең 11 көнендә генә дә (14-24 июль) Татарстанда 808 шундый хокук бозу очрагы ачыкланган. Ата-аналарга тагын бер кат  мөрәҗәгать итәм, юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәгез, балалар автокреслоларыннан файдаланыгыз, куркыныч маневрлар ясамагыз, куркынычсыз тизлекне сайлагыз. 

Моннан тыш, балалар белән булган һәр өченче юл-транспорт һәлакәте балигъ булмаганнарның үзләре гаебе белән килеп чыга. Мәсәлән, 27 июльдә Алабуга районында 10 яшьлек кыз бала тиешсез урыннан юл аша чыкканда үлә. 16 июльдә Кайбыч районында 14 яшьлек мопед йөртүче олы юлда йөк машинасына юл бирми, нәтиҗәдә үзе һәм аның 15 яшьлек пассажиры авыр тән җәрәхәтләре ала. 

Әлеге аяныч хәлләрне кисәтү максатыннан 1-10 августта рес-публика территориясендә “Балалар – юлларда” профилактик акциясе узды. Сүзне йомгаклап, шәһәр  һәм  район халкына мөрәҗәгать итәм. Юлларда бик игътибарлы һәм тәртипле булыгыз. Үз тормышыгызны һәм әйләнә-тирәдәгеләрнең тормышын кадерләгез, юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәгез. Бу – аварияләрне киметүгә һәм фаҗигаләрне булдырмауга бердәнбер юл.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев