Заинск-информ 16+
Рус Тат
Юл куркынычсызлыгы

Юллар төзеклеге сакланышы авыр йөк транспорт чараларына бәйле

Федераль канун нигезендә республиканың юл челтәре Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы карамагында. Региональ юлларны карап тоту “Главтатдортранс” оешмасы компетенциясенә керә.

Җирле юллар исә, муниципаль хакимият органнары патронажы астында.

2023 елның 1 гыйнварыннан габаритлы авыр йөк транспорт чараларына  контроль, федераль башкарма хакимият органы – Ространснадзор тарафыннан башкарыла, юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү һәм йөк ташуларны контрольдә тоту Россия Эчке эшләр министрлыгы җаваплылыгында тора (районнар территориясендә бу функцияләрне эчке эшләр идарәләренә караган автоинспекция  бүлекләре башкара).

“Юл хәрәкәте иминлеге”  дәүләт бюджет учреждениесе авыр йөк транспортларын үлчәү өчен үзенең күчмә авырлык контроле пунктларын эшкә җигәргә һәм шуның белән республика юл-транспорт челтәре  торышын саклап калудагы мөһим эшкә  әзер. Гамәлдәге законнар нигезендә, учреждение бары тик үлчәү җиһазлары операторы ролендә генә эшли ала, намуссыз йөк  ташучыларга йогынты ясауга җитди таләпләр кирәк. Бу  зур йөк транспорт хуҗаларын, республика автомобиль юлларына китерелгән зыянны каплап, юл өслегенең сакланышы өчен җаваплылыкны үз өсләренә алырга мәҗбүр итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев