Заинск-информ 16+
Рус Тат
Юл куркынычсызлыгы

Юл кагыйдәләрен белү – һәркемнең бурычы

Укучылар белән узган класс сәгатендә юл инспекторы да катнашты.

Юллардагы аварияләр һәм бәхетсезлек очраклары, бигрәк тә балалар арасында, һәрвакыт безнең игътибарны җәлеп итә. Шул уңайдан, 6нчы мәктәпнең 4д сыйныф укучылары белән юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча класс сәгате уздырылды.

Тәрбия сәгатендә инспектор Роман Ярцев та катнашты.  Төп максат – балаларга юлда үз-үзләрен тоту кагыйдәләре турында белем бирү, юл хәрәкәте кагыйдәләрен аңлату һәм аларның иминлеген тәэмин итү. Укучылар белән светофор, җәяүлеләр кичүе, юл билгеләре турында сөйләштеләр.  Шулай ук балалар  питбайк, электр самокаты, скутерда йөрү кагыйдәләрен үзләштерделәр. 

– Без барыбыз да юлда игътибарлы булырга тиеш, шуңа күрә һәркемгә юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү һәм үтәү бик мөһим. Сезнең иминлегегез – безнең төп максат!-ди очрашуга килгән инспектор. 

фотолар «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» ДБУдән. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев