Юл инспекторлары автобус йөртүчеләрне тикшерә
«Автобус» операциясе бөтен республика буенча уза.
Зәйнең юл сагы хезмәткәрләре автобусларны юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен көчәйтелгән режимда тикшерә. Профилактик операция 11 августтан 20енә кадәр дәвам итә.
Чара автобус йөртүчеләрнең юл-транспорт һәлакәтләрен профилактикалауга, шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен тупас бозу очракларын булдырмауга юнәлдерелгән.
Юл сагы хезмәткәрләре юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәргә һәм бик игътибарлы булырга кирәклеген искәртә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев