Заинск-информ 16+
Рус Тат
Юл куркынычсызлыгы

Юл инспекторлары автобус йөртүчеләрне тикшерә

«Автобус» операциясе бөтен республика буенча уза.

Зәйнең  юл сагы хезмәткәрләре автобусларны юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен көчәйтелгән режимда тикшерә. Тикшерү 14 апрельдән 23енә кадәр дәвам итә. Бигрәк тә пассажирларны йөртү кагыйдәләрен бозуга, лицензия таләпләрен үтәүгә,  шулай ук автобусларның техник торышына игътибар бирелә.  

Соңгы дүрт айда республика юлларында автобус йөртүчеләр гаебе белән 14 юл һәлакәте булган, аларда 16 кеше җәрәхәтләнгән. 

Дәүләт автоинспекциясенең Зәй бүлеге башлыгы Рамил Гарифуллин әйтүенчә, ел башыннан район юлларында  14 автобус йөртүче  административ җаваплылыкка тартылган.

Юл сагы хезмәткәрләре юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәргә һәм бик игътибарлы булырга кирәклеген искәртә. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев