Юл һәлакәтендә бер пассажир үлгән
20 гыйнвар кичендә Чаллы-Зәй-Әлмәт трассасының 31 нче чакрымында «Лада Калина» җиңел автомобиле һәм йөк машинасы катнашында юл-транспорт һәлакәте булган.
Һәлакәт нәтиҗәсендә бер кеше һәлак булган, тагын бишесе җәрәхәтләр алган.
Республиканың Дәүләт автоинспекциясеннән алынган беренчел мәгълүматларга караганда, зур йөк автомобилен йөртүче, беренчел мәгълүматларга караганда, һава торышын һәм юл шартларын исәпкә алмаган, каршы як полосага чыккан һәм Лада автомобиле белән бәрелешкән. Җиңел автомобильнең пассажиры һәлакәт урынында үлгән, ә машина йөртүче һәм дүрт пассажир, шул исәптән балалар да, төрле җәрәхәтләр алган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев