“Язгы каникуллар” профилактик акциясе
Билгеле булганча агымдагы елның 22нән 30нчы мартка кадәр мәктәп укучыларының язгы каникуллары үтә. 17-30 мартта балаларның юлларда имин йөрүен кисәтү максатында бу көннәрдә республикада, шул исәптән Зәй районында да “Язгы каникуллар” профилактик акциясе үтә.
Аның кысаларында район юл хәрәкәте иминлеген саклау хезмәткәрләре, профилактик эшчәнлеккә җаваплылар актив төстә мәктәпләрдә узучы җыелышларда катнашып аңлату эшләре алып бара, юлларда машина йөртүчеләр язгы каникуллар якынлашу турында кисәтелә. Чөнки иркенгә чыккан балаларның имгәнүләренә юл куймау, балалар катнашындагы юл-транспорт травматизмын профилактикалау бик мөһим.
Статистик мәгълүматларга күз салсак агымдагы елның ике аенда республика юлларында 35 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 41 бала төрле тән җәрәхәтләре алган. Зәйдә дә ел башында ук бер авариядә ике пассажир баланың яралануы билгеле.
“Республика буенча караганда, юл-транспорт һәлакәтенә эләккән балаларның күбесе пассажирлар булган. Мәсәлән, килеп чыккан 21 юл-транспорт һәлакәтендә 26 пассажир бала имгәнгән. Россия Федерациясе Юл хәрәкәте кагыйдәләренең 22.9 пункты нигезендә, җиңел автомобильдә алгы утыргычта 12 яшькә кадәрге балаларны, ә арткы утыргычта 7 яшькә кадәргеләрне утыртып йөртү, авырлыгына һәм буена туры килә торган махсус креслолар кулланып башкарылырга тиеш. Дәүләт автоинспекциясе 12 яшькә кадәрге балаларны арткы утыргычта йөрткәндә дә махсус тотып тору җайланмасын кулланырга киңәш итә. Ә инде 12 яшьтән өлкәнрәк балалар автомобиль салонында куркынычсызлык каешын эләктерергә тиеш”, - ди районның баш автоинспекторы Рамил Гарифуллин.
Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре балаларны йөртү кагыйдәләрен бозуны кисәтү буенча актив эшне дәвам итәчәкләр. Мондый хокук бозу өчен административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе Кодексының 12.23 маддәсенең 3 өлеше нигезендә өч мең сум күләмендә штраф каралган.
Җәяүле балалар катнашындагы юл һәлакәтләре дә борчуга сала. Ел башыннан республикада 14 юл-транспорт һәлакәтендә 15 җәяүле бала зыян күргән. Зәй юлларында да юл инспекторлары җәяүле балаларның кагыйдәләрне төгәл үтәп йөрүенә, ә машина йөртүчеләрнең балалар учреждениеләре янәшәсеннән аеруча сак үтүенә игътибарны тагын да арттырачак. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучы бала турындагы мәгълүмат алга таба профилактик эш өчен ул йөри торган мәгариф оешмасына тапшырылачак.
Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе барлык юл хәрәкәтендә катнашучыларны игътибарлы һәм сак булырга чакыра һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәү кирәклеге турында искәртә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев