Заинск-информ 16+
Рус Тат
Юл куркынычсызлыгы

Яз җитте: велосипедта йөрү кагыйдәләрен искә төшерер вакыт

Яз җитеп, көннәр җылыну белән урамнарда скутер, велосипед һәм мотоциклда җилдертүче балалар, яшүсмерләр арта.

Зәй мәктәпләрендә велосипед сезонына әзерлек башланды. «Юл куркынычсызлыгы» ДБУ филиалы башлыгы, Дәүләт автоинспекциясе инспекторлары белән берлектә линейкалар үткәрәләр, юл кагыйдәләрен искә төшерәләр. Электр самокатлары, велосипедларны куллану тәртипләрен кабатладылар. Ә менә питбайклар гомуми файдаланудагы юллар өчен каралмаган, ди белгечләр.

Укучылар белән бергә юл билгеләрен, светофор төрләрен, урам чатларында үзеңне ничек тотарга кирәклеген, юл аша чыгу кагыйдәләрен, шулай ук, велосипед төзелешен, кирәк-ярак белән тәэмин ителеше буенча белемнәрен ныгыттылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев