«Якты коңгыз» балалары юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнә
«Якты коңгыз» балалар бакчасында «Ата — аналар патруле» дигән профилактик чара узды.
Анда ата-аналар, балалар һәм тәрбиячеләр катнашты. Ата-аналар патрулен елның төрле вакытында үткәрү традициягә әйләнде. Акция җәмәгатьчелек игътибарын юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү проблемасына җәлеп итү максатыннан оештырыла. Әти — әниләр алдында балалар бакчасының өлкән тәрбиячесе Елена Галактионова чыгыш ясады.
Ул юл аркылы чыгучы җәяүлеләр өчен юл хәрәкәте кагыйдәләренә җентекләп тукталды, балаларны махсус тотып тору җайланмаларында йөртү юнәлешләренә игътибарны юнәлтте. Ата — аналар балалар киемендәге яктылыкны кире кайтара торган элементларның актуальлеге турында, аларның юл — транспорт һәлакәтләре куркынычын киметүнең иң нәтиҗәле ысулы булып торуын аңлатты. Ата — аналар патрулендә катнашучылар балалар бакчасына барганда юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүне искә төшерделәр. Ә соңыннан тәрбиячеләр җәмәгатьчелекнең игътибарын чираттагы тапкыр җәлеп итү өчен «Яктылыкны кире кайтара торган элементлар ни өчен кирәк?» дигән темага буклетлар тараттылар.
фотолар бакчадан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев