Заинск-информ 16+
Рус Тат
Юл куркынычсызлыгы

Һәлакәтләр артында – кеше исәнлеге

Өч ай эчендә Зәй районы юлларында 126 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, шуларның җидесендә кешеләр тән җәрәхәтләре алу очраклары билгеле. Әлеге аварияләрдә 13 кеше яраланган.

Бу һәлакәтләрнең килеп чыгу сәбәпләре, профилактик эшчәнлекнең торышы, «Имин һәм сыйфатлы юллар» илкүләм проекты кысаларында иминлекне кайгырту мәсьәләләре юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча район комиссиясенең чираттагы утырышында каралды. Анда ТР Дәүләт автоинспекциясе идарәсенең контроль — профилактика бүлеге башлыгы урынбасары Юрий Шалин да катнашты.

-Юл-транспорт травматизмын профилактикалау һәм кисәтү проблемасы көнүзәк һәм актуаль булып кала. Беренче кварталда аварияләрнең гомуми саны алдагы елның шул ук чоры белән чагыштырганда ике очракка арткан. Кешеләр җәрәхәтләнү белән бәйле юл-транспорт һәлакәтләре саны 2 гә арткан, һәлак булучылар саны элеккечә калган, ә имгәнүчеләр саны 8 гә арткан. Иң күп зыян күрүчеләр булган юл-транспорт һәлакәтенең төп сәбәпләре бәрелешләр һәм юлдан читкә чыгу булды. Ел башыннан 16 яшькә кадәрге балалар катнашында ике юл-транспорт һәлакәте булган, нәтиҗәдә өч бала зыян күргән. Җәяүлеләр катнашындагы юл-транспорт һәлакәте теркәлмәгән, — дип ассызыклады комиссия рәисе, район башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Галиев.

Һәлакәтләр борчуга сала

Район автоинспекциясе башлыгы, полиция майоры Рамил Гарифуллин сүзләренә караганда, исерек хәлдә транспорт белән идарә иткән машина йөртүчеләр гаебе белән агымдагы елда юл-транспорт һәлакәтләре теркәлмәгән, әмма транспорт чарасын исерек хәлдә йөрткән өчен 22 машина йөртүче тоткарланган һәм алар җавапка тартылган. Шул исәптән 5 машина йөртүче исерек хәлдә транспорт чарасы белән кабат идарә иткән өчен тоткарланган. Баш юл инспекторы соңгы айда кешеләр тән җәрәхәтләре алган юл-транспорт һәлакәтләренә җентекләбрәк тукталды.

— 14 мартта кичке сәгать җиденче яртыдв Чаллы-Зәй-Әлмәт автомобиль юлында КИА автомобиле йөртүчесе, Әлмәт ягыннан Зәй юнәлешендә хәрәкәт иткәндә юл читенә төшә. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә машина йөртүче һәм пассажирлар Әлмәт үзәк дәваханәсенә озатылды. 28 мартта көндезге сәгать 11ләр тирәсендә Чаллы-Зәй-Әлмәт автомобиль юлында «Тойота Камри» машинасы йөртүчесе, Зәй ягыннан Әлмәткә таба хәрәкәт иткәндә, тизлекне һәм юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итә торган дистанцияне сайламау сәбәпле «КамАЗ» машинасы белән бәрелешә. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә 2015 һәм 2019 елгы балалар имгәнүләр ала, алар Чаллы дәваханәсенә озатылды. Балалар зыян күргән аварияләрнең күбесе машина йөртүчеләр гаебе белән килеп чыга. Шуңа да машина салонына пассажир итеп бала утыртканда икеләтә җаваплылык алуны онытмаска кирәк, — дип сөйләде ул.

Рамил Гарифуллин хәзер балалар катнашында юл һәлакәте килеп чыгу ихтималының тагын бер борчулы мәсьәләсен дә күтәрде.

-Балалар юл-транспорт травматизмының тагын бер сезонлы факторы — ул скутерларда, электр самокатларында һәм мопедларда йөрүче яшүсмерләр. 24 мартта 17 сәгать 45 минутта Островский һәм Төзүчеләр урамнары чатында уналты яшьлек студент, үзенеке булмаган питбайк белән дәүләт номеры булмаган килеш «Юл бир» юл билгесе таләбен игътибарсыз калдырган, нәтиҗәдә төп юл буйлап хәрәкәт итүче «Шевроле» автомобиле белән бәрелешкән. Исегезгә төшерәм, кросс мотоциклларында гомуми файдаланудагы юлларда йөрергә ярамый, алар ябык, махсус җиһазландырылган трассалар өчен каралган, — дип ассызыклады бүлек башлыгы.

Профилактика — юл иминлеген тәэмин итә

Районда профилактик чаралар дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре, мәгариф учреждениеләре белән берлектә системалы төстә алып барыла. Киңәшмәдә пассажирларга һәм машина йөртүчеләргә куркынычсызлык каешын эләктерергә, ә балаларны аларның авырлыгына һәм буена туры килә торган махсус тотып тору җайланмаларында йөртергә кирәклеге кабат искәртелде. Җәяүлеләргә үзләре белән яктылыкны кире кайтара торган элементлар йөртергә кирәклеге әйтелде.

Мәгариф учреждениеләрендә юл хәрәкәте иминлеген профилактикалау турында мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Татьяна Храмова сөйләде.

— Бүген районда 45 яшь юл инспекторы отряды эшли, аларда 760 бала исәпләнә. Мәктәпләрдәге һәм бакчалардагы мондый отрядларда катнашучы балалар, педагоглар һәм ата-аналар белән берлектә юл-транспорт травматизмын профилактикалау буенча төрле чараларда актив катнашалар. Беренче кварталда гына яшь юл инспекторлары отрядлары әгъзалары белән 75 чара уздырылды. 16 балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр һәм педагоглар Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган яшь юл инспекторы ярдәмчеләре агитбригадасы фестивалендә катнаштылар. 18 апрельдә 7 нче мәктәп базасында яшь юл хәрәкәте инспекторларының «Куркынычсыз тәгәрмәч — 2025» конкурсы узачак, анда 22 отряд катнашачак. 88 яшь юл хәрәкәте инспекторы хәзер «Юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүчеләр» шәхси-команда беренчелегенә әзерләнә, — диде үз чыгышында Татьяна Валентиновна.

Иминлекне кайгырту

Комиссия утырышында шулай ук авыл җирлегендә юл хәрәкәте иминлеген профилактикалау турында Сәвәләй авыл җирлеге башлыгы Сергей Маклаков сөйләде. Зәй районында юлларны карап тоту һәм юллардагы чокырларга ремонт эшләре башкару барышы турында «Татнефтедор» ҖЧШ Зәй автомобиль юллары идарәсе башлыгы Марат Сыраев хәбәр итте.

«Эш март аенда ук башланды, иң башта куркыныч чокырларны ашыгыч рәвештә ямауны башкардык. Моның өчен махсус асфальт кулланылды. Бу чорда барлыгы 500 квадрат метрдан артык юл ремонтланды. Хәзер өстәмә рәвештә кайнар асфальт-бетон кулланыла, аның белән 950 квадрат метр юл ремонтланды. Төп автомагистральләрдә ремонт эшләре алып барыла. Кайбер участокларда чокырларны тиз һәм сыйфатлы итеп ясарга мөмкинлек бирә торган өр-яңа технология кулланалар. Бу агымлы-инъекцион ысул, дип атала. Бу технологияне куллану 15 апрельдән, тиешле температура режимы урнашкач планлаштырылган. Моннан тыш, якын араларда „Зәй — Сарман“ автомобиль юлының гомуми озынлыгы 1,640 километр булган аерым участокларында һәм „Чаллы — Зәй — Әлмәт“ автомобиль юлының озынлыгы 1,427 километр булган аерым участокларында тузган катламнарны торгызу башланачак. Зәй районы урам челтәрендәге чокырларны май ахырына кадәр, ә икенчел билгеләнештәге юлларда июль башына кадәр ремонтны тәмамлау планлаштырыла. Барлык ачыкланган авария участоклары кичекмәстән төзекләндерелеп барылачак», — дип ассызыклады ул.

ТР Дәүләт автоинспекциясе вәкиле Татарстан юлларындагы аварияләр турында сөйләде һәм исерек машина йөртүчеләргә, балалар белән профилактик эш алып баруга, аерым алганда велосипедта, питбайкларда һәм башка мототехникада йөрүчеләргә аерым игътибар бирергә өндәде.

— Хөрмәтле зәйлеләр, юл хәрәкәтендә катнашкан һәр кешенең тормышы һәм сәламәтлеге юлда дөрес һәм грамоталы булуга бәйле икәнен истә тотарга һәм аңларга кирәк. Юл хаталарны гафу итми. Юл йөрү кагыйдәләрен саклагыз һәм үзегезне саклагыз! — диде Эмиль Галеев фикер алышуларга йомгак ясап.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев