«Энҗе» балалар бакчасында юл билгеләрен уеннар аша өйрәнәләр
Юл куркынычсызлыгы

«Энҗе» балалар бакчасында юл билгеләрен уеннар аша өйрәнәләр

Бүген «Энҗе» балалар бакчасында Юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча батл узды.

Гадәти булмаган дәрестә 6нчы мәктәпнең беренче сыйныф укучылары - "Җәяүлеләр" командасы һәм "Светофориклар" командасы катнашты. Балалар викторина сорауларына җавап бирделәр, пазлларда юл билгеләрен тезделәр.  Ә  бу эштә  аларга Светофор Светофорович ярдәм итте.
Мультфильм герое – Шапокляк викторина үткәрде. Ул юл йөрү кагыйдәләрен белмичә, балаларга комачауларга тырышса да, алар бергәләп бөтен биремнәрне үтәделәр.

Жюри бер фикергә килеп, нәтиҗә чыгарды. Нәтиҗәдә – дуслык җиңде.

фотолар балалар бакчасыннан. 
 


Нет комментариев