Заинск-информ 16+
Рус Тат
Юл куркынычсызлыгы

Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре “Мотоцикл» профилактик чарасы үткәрә

Агымдагы елның 22 июленнән 31 июленә кадәр Татарстан Республикасы территориясендә, шул исәптән Зәй районында да «Мотоцикл» профилактик чарасы үткәрелә.

 Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре нәкъ менә җәйге чорда мотоциклчылар катнашында килеп чыгучы  юл-транспорт һәлакәтләре артуын искәртәләр. Профилактик чара  барышында исә мотоциклларда хәрәкәт иткәндә  юл хәрәкәте кагыйдәләрен тупас бозуларны, шул исәптән исерек хәлдә  руль артына утыручыларны һәм теркәү документларыннан башка транспорт чаралары белән идарә итүчеләрне, мотошлемнан башка йөрүчеләрне, техник яктан төзек булмаган мототранспортка утыручыларны  кисәтүгә аерым игътибар биреләчәк. 
 Дәүләт автоинспекциясе  инспекторлары йөртү таныклыгы булмаган мотоциклчылар, шулай ук исерек хәлдә булган затлар мототранспорт белән идарә иткән очракта транспорт чарасын тоткарлау һәм аны махсуслаштырылган стоянкага урнаштыру кулланыла дип кисәтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев