Бергәләп юлларда тынычлык булдырыйк!
Юл куркынычсызлыгы

Бергәләп юлларда тынычлык булдырыйк!

«Юл куркынычсызлыгы» ДБУ хезмәткәрләре укучыларның язгы каникуллары вакытында «Иминлек дәресләре» үткәрде. Мәктәп яны лагерьларында, «Минем ишегалды лагере»на йөрүчеләр белән очраштылар.

«Язгы каникуллар» акциясе кысаларында балаларга юлда йөрү кагыйдәләре турында сөйләделәр. Шулай ук, практик дәресләр үткәреп, велосипедта һәм җәяү йөрүнең мөһимлеген ассызыкладылар.

«Юл куркынычсызлыгы — һәркем өчен мөһим тема. Узган атнада укучылар белән «Язгы каникуллар» акциясендә юлда йөрү кагыйдәләрен өйрәндек. Акция кысаларында, балаларга юлда ничек куркынычсыз йөрергә кирәклеге турында сөйләдек», ди оешма җитәкчесе Вадим Иванов.

Каникулларда да юл йөрү кагыйдәләрен онытмыйк! Юлларда сак булырга, куркынычсызлыкка игътибар итәргә кирәк. 

фотолар ДБУнән.


Нет комментариев