Заинск-информ 16+
Рус Тат
Юл куркынычсызлыгы

Балалар юл кагыйдәләре язылган валентинкалар тараттылар

«Салават күпере» балалар бакчасының «Ата-аналар патруле» ндә катнашучылар, тәрбиячеләр һәм юл хәрәкәте инспекторларының ярдәмчеләре «Юл хәрәкәте иминлеге йөрәге» дигән акция уздырдылар.

Бакча коллективы андый форматтагы чараны 14 февральдә ел саен уздыра. Балалар валентинкалар ясаганнар, аларга юл кагыйдәләрен язганнар. Белешмәлекләрне машина йөртүчеләргә, җәяүлеләргә тапшырдылар. 

Балалар һәркемне тормышны яратырга, юл хәрәкәте кагыйдәләрен дөрес үтәргә чакырдылар.

фотолар «Юл куркынычсызлыгы» ДБУнән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев