Заинск-информ 16+
Рус Тат
Юл куркынычсызлыгы

“Бала – төп пассажир!” акциясе бара

Юлларда балалар иминлеген кайгырту максатында, 14 июльдән Татарстан Республикасы территориясендә «Бала-төп пассажир!” профилактик акциясе страт алды. Шул уңайдан автоинспекция хезмәткәрләре, балигъ булмаган пассажирларны транспорт чараларына утыртып йөртү кагыйдәләренең үтәлешен тикшерү буенча төрле чаралар үткәрә.

Республика статистик мәгълүматларына караганда, агымдагы елда пассажир - балалар  катнашында 69 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән,  аларда 5 бала һәлак булган, 81е яраланган. 9 юл-транспорт һәлакәтендә балаларны машинада утыртып йөртү  кагыйдәләрен бозу сәбәпле 1 бала һәлак булган, 13е яраланган. 
Дәүләт автоинспекциясе искәртүенчә,  Россия Федерациясе юл хәрәкәте кагыйдәләренең 22.9 пункты нигезендә, балаларны җиңел машиналарда утыртып  йөртү,  гәүдә авырлыгына карап махсус креслолар ярдәмендә 12 яшькә кадәрге булганнарны алгы утыргычта, 7 яшькә кадәргеләрен  арткы утыргычта рөхсәт ителә. Ә инде 12 яшьтән өстә булганнарны арткы утыргычта куркынычсызлык каешларын эләктереп утыртып йөртү кирәк. 
Татарстан Республикасы Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре балаларны йөртү кагыйдәләрен бозуларны кисәтү буенча актив эш алып бара. Агымдагы елда автоинспекторлар 5 меңнән артык шундый хокук бозу очрагын кисәткән. Мондый кагыйдә бозулар өчен Россия Федерациясе Административ хокук бозулар Кодексының 12.23 маддәсе  3нче өлеше нигезендә өч мең сум күләмендә штраф каралган.
“Бүгенге көндә балаларны утыртып йөртү өчен кулланыла торган махсус креслолар, юлларда  балалар травматизмын һәм үлем очракларын булдырмауның иң нәтиҗәле чарасы булып тора. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары буенча, дөрес урнаштырганда һәм креслоларны даими файдаланганда, юл-транспорт һәлакәтләре килеп чыгу очрагында, пассажир баланың  үлем куркынычы якынча 70% ка  кими. Без барлык  юл хәрәкәтендә катнашучыларны юлларда игътибарлы булырга һәм кагыйдәләрне тайпылышсыз үтәргә чакырабыз”,- ди Зәй районы автоинспекциясе башлыгы Рамил Гарифуллин. 

фото район дәүләт автоинспекциясеннән
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев