3нче мәктәптә юл иминлеге хакында сөйләштеләр
3нче мәктәпнең педагоглар Советында балаларның юл-транспорт травматизмын профилактикалау мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Педагоглар алдында «Юл куркынычсызлыгы» ДБУнең Зәй бүлекчәсе башлыгы Вадим Иванов чыгыш ясады. Аның сүзләренчә, ел башыннан Зәй районы юлларында балигъ булмаганнар катнашында 2 юл-транспорт һәлакәте булган, аларда 3 бала зыян күргән. Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда зыян күрүчеләр саны 3 кешегә артык.
- Ата-аналар белән эшләүгә аерым игътибар бирергә кирәк. Питбайклар, квадроцикллар һәм электр самокатлары белән идарә итү балалар иминлегенә җитди куркыныч тудыра. Транспортның бу төрләре еш кына күңел ачу буларак кабул ителә, әмма аларны куллану юл йөрү кагыйдәләрен, саклану экипировкасын һәм махсус күнекмәләрне төгәл үтәүне таләп итә. Ата-аналарга балаларга мондый техниканы йөртү белән бәйле куркынычларны аңлатырга, шулай ук аларның күпчелегенең гомуми файдаланудагы юллар өчен билгеләнмәгәнлеген һәм махсус билгеләнгән урыннарда гына файдаланыла алуын истә тотарга кирәк,-ди Вадим Иванов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев