Диния нәзарәте 2024 елның 21 сентябрен Татарстанда Гошер көне дип игълан итте
Татарстан Республикасында Диния Нәзарәте башлангычы белән гадәттәгечә гошер сәдакасын җыю һәм мохтаҗларны азык-төлек белән тәэмин итү кампаниясе башланды.
Зәйнең Ялчыгол мәчетендә дә гошер сәдакасы җыю оештырылган. Халык бәрәңге, чөгендер, кабак кебек яшелчәләр уңышын китерә.
— Халык бакчадан көзге уңышын җыеп, берникадәр өлешен сәдака итеп мәчеткә китерә башлады. Аның бер өлешен шәһәребезнең мохтаҗларына, шулай ук ифтар һәм мәчет каршында укулар оештырганда балаларны тукландыруга, күп өлешен якын-тирә мәдрәсәләребезгә озатабыз. Гошерләрне СВО зонасына озатучы мәхәлләләр дә бар, алар үзләре шулай теләк белдерде,- ди имам-мөхтәсиб Фатыйх хәзрәт Нуруллин.
Гошер көне Татарстанда барлык мөхтәсибәтләрдә үзәкләштерелгән рәвештә 2017 елдан бирле үткәрелә. Һәр елдагыча, мөхтәсибәтләрдәге мәчетләр гошер сәдакасы итеп җиләк-җимеш һәм яшелчәләр кабул итә: бәрәңге, кәбестә, аш чөгендере, кишер, кабак, суган, алма, слива һ.б. Аннары азык-төлек җыелмаларын аз керемле, мохтаҗ кешеләргә тапшыру оештырылачак.
Гошер — сәдаканың махсус төре, ул мөселман кешесенең, үстергән уңышын җыеп алганнан соң, аның уннан берен мохтаҗларга бирүдән гыйбарәт. Гошер сәдакасының мәҗбүри булуы хакында «Әл-Бәкара» (Сыер) сүрәсенең 267 нче аятендә әйтелә.
фото үзәк мәчеттән.
Нет комментариев