Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Игелекле гамәл

Зәйнең 9нчы мәктәп укучылары госпитальләргә җибәрү өчен пижамалар тегәләр, култык таяклары ясыйлар

Зәйнең 9нчы мәктәбе укучылары госпитальләрдә дәваланучы хәрбиләр өчен пижамалар тегәләр, култык таяклары ясыйлар. Алар бу эшләрне технология дәресләрендә, шулай ук түгәрәкләрдә дә башкаралар.

Шулай ук укучылар хәрби абыйларына хатлар да язалар, саклагыч-фәрештәләр дә ясыйлар, коллектив гуманитар ярдәм җыюда актив катнаша.

-Без кызлар һәм егетләр белән хезмәт дәресләрендә госпитальдә дәваланучы хәрбиләребез өчен пижамалар тегәбез. Бу эшкә V-IX сыйныф укучылары җәлеп ителгән. Пижамалар өчен безгә өлгеләрне кисеп китерәләр, ә безнең укучылар аларны тегеп, резинкалар киертеп, элмәкләр куеп, үтүкләп әзерлиләр. Беренче партиядә теккән пижамаларыбыз бик пөхтә килеп чыкты. Ике атна эчендә 17 пижама тектек, — ди профильле технология укытучысы Фирая Махмурова.

«Закамье — Помощь госпиталям» төркеме волонтерлары 9нчы мәктәп җитәкчелегенә укучылар белән госпитальләр өчен пижамалар тегү башлангычы белән чыккач, коллектив бу эшкә бик теләп алынган. Хәтта дәресләрдән соң да калып эшләүчеләр бар икән.

Без мәктәптә булган көнне кызлар хәрбиләргә оберег-кошлар ясыйлар иде. Алар моны укытучылары Фирая Рифкатовна җитәкчелегендә башкаралар.

-Без махсус хәрби операциядә катнашучы абыйларыбызның җиңү белән исән-имин кайтуларын телибез. Әлеге кошларда кызыл лента белән яшәү линиясе билгеләнгән. Ә бу бәлаләрдән, афәтләрдән саклый. Бу кошлар хәрбиләребезне саклап йөртсен һәм туган якларда безнең аларны көтүләрен аңлатсын иде, — ди VI «А» сыйныфы укучысы Евгения Безрукова.

Ә малайлар технология укытучылары Борис Тулынин һәм Рөстәм Фәйзуллин җитәкчелегендә госпитальләргә җибәрү өчен култык таяклары ясый башлаганнар.

-Хәрбиләргә актив ярдәм итүче Михаил Атласов безгә госпитальләр өчен култык таяклары ясау башлангычы белән мөрәҗәгать итте. Ул безгә таяклар ясау өчен материалны да үзе алып килде. Без дә бу эшне башкару өчен база, столяр станоклар бар. Укучыларыбыз бик теләп алынды бу эшкә. V сыйныф укучылары таякларга элү өчен такта кисәкләренә «Зәй сезнең белән» дигән язуларны әзерлиләр, өлкән класслар электр инструментлары белән дә, станокларда да эшлиләр. Эшнең 70 процентын укучыларыбыз үзләре башкара. Дүшәмбе көнне генә култык таяклары ясарга алынсак, 10 таяк ясадык инде, — ди технология укытучысы Борис Тулынин.

Укучы егетләрнең куллары агач эшенә ятып тора. Алар үзләре култык таякларына дигән такталарны струклыйлар, шомарталар, бораулыйлар, фрезерлыйлар. Алар бу эшләрнең барысына да технология дәресләрендә өйрәнгәннәр.

-Култык таяклары ясау авыр түгел. Шулай ук түгәрәкләрдә дә без бу эш белән шөгыльләнәбез. Без аларны хәрбиләребезгә тизрәк тернәкләнергә ярдәм итсен, дигән теләкләр белән ясыйбыз, — ди VII «Б» сыйныфы укучысы Раяз Закиров.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев