Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Игелекле гамәл

Зәйнең 9нчы мәктәбендә дә маскировка челтәрләре үрә башладылар

Укытучылар коллективын челтәр үрергә «Zаинск с Vами» волонтерлар төркеме мәктәпкә килеп өйрәтте.

9нчы мәктәптә хәрбиләргә ярдәм итү буенча зур эш алып баралар. Биредә госпитальләргә култык таяклары ясыйлар, пижамалар тегәләр, гуманитар ярдәм җыюда актив катнашалар. Бу көннәрдә тагын бер игелекле эшкә алындылар: маскировка челтәре үрә башладылар.

«Район-шәһәрдә 26 пунктта маскировка үрү мәйданчыклары эшли. Хәзер бу эшкә мәктәпләр дә тартыла. Хәрбиләрдән маскировка челтәрләренә заявкалар бик күп. Безгә кушылыгыз!» — ди «Zаинск с Vами» волонтерлар төркеме җитәкчесе Елена Хисаметдинова.

Челтәр үрү өчен каркасларны мәктәпнең хезмәт укытучылары ясаган.

-Кичә укытучылар коллективын маскировка челтәре үрергә волонтерлар өйрәтте, бүген укытучылар бу эшкә укучыларны өйрәтәчәк. Челтәрләрне дәресләрдән тыш буш вакытта үрәчәкбез. Без махсус хәрби  операциядә катнашучыларга маскировка челтәрләре бик кирәк булуын аңлыйбыз, шуңа күрә дә коллективыбыз белән бу эшкә алындык, — ди мәктәп директоры Гөлнара Мойкина.

9нчы мәктәптә шулай ук госпитальләр өчен карават өстенә куелучы өстәлләр дә ясый башлаячаклар.

Фотолар мәктәптән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев