Зәйдә яшәүче Татьяна Шабаева алгы сызыктыгы хәрбиләргә, госпитальләргә җибәрү өчен эчке киемнәр өлгеләрен кисә. Әзер өлгеләрне теләгән кеше өенә алып тегеп китерә.
Татьяна Ивановна бер ел ярым инде «Zaинск с Vами» волонтерлары төркеменә йөри. Башта маскировка челтәрләре үрсә, соңыннан эчке киемнәр кисүче киткәч, бу эшкә Татьяна апа алынган.
-Без биредә эчке киемнәр дә, бриджалар да тегәбез. Эчке киемнәрне үрелгән маскировка челтәрләре эченә салып төрәбез. Һәр челтәргә 5-6 шундый кием салына. Бирегә йөрүчеләр барысы да уртак зур эш башкаралар, — ди Татьяна Ивановна.
Һөнәре буенча Татьяна Шабаева — инженер, Зәйнең тәгәрмәчләр заводында эшләгән. «Яшь чакта үзем өчен тегә идем, менә шул шөгылем файдага булды», — ди ул. Көненә 30-40 эчке кием кисә.

-Бриджалар өчен фланель, тыгыз тукымалар кирәк. Ә эчке киемнәр сатин, штапель, ситец, саржа, юка бәз кебек тукымалардан тегелә. Тукымаларны халык җыеп китерә. Бик зур рәхмәт әйтәсем килә, — ди Татьяна апа.
Бер ел ярым эчендә ул 7 меңгә якын эчке кием, 300ләп бриджа өлгесен кисеп әзерләгән. Әзер эчке киемнәр шулай ук «Zaинск с Vами» волонтерлары төркеме аша да озатыла

Нет комментариев