Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Игелекле гамәл

Зәйдән хәрбиләргә чираттагы гуманитар ярдәм илтелде

Бу — халык акчасына алынган «Газель» машинасында махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбызга илтелгән бишенче гуманитар ярдәм.

Бу көннәрдә хәрби хәрәкәтләр ветераны Юрий Павлов, Александр Колышев һәм Евгения Рудакова махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбызга гуманитар ярдәм илтеп кайттылар.

Хәрбиләргә маскировка челтәрләре, тәгәрмәчләр, инструментлар, медикаментлар, гигиена средстволары, исемле посылкалар һәм башка мөһим булган әйберләрне алып барганнар.

-«Газель» машинасы хәрбиләр өчен кирәкле әйберләр белән шыплап тулган иде. 170ләп маскировка челтәре генә озаттык, — ди Зәйдә маскировка челтәрләре үрү эшен оештыручы, «Zаинск с Vами» волонтерлар төркеме җитәкчесе Елена Хисаметдинова.
Гуманитар ярдәм илтүчеләр барлык юнәлешләрдә хезмәт итүче якташларыбыз янында булганнар.

Эш тукталмый, хәзер волонтерлар чираттагы гуманитар ярдәмне җыю буенча зур эш алып бара. Шуны онытмыйк, без бары бергә берләшеп кенә күптән көтелгән җиңүне якынайта алабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев