Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Игелекле гамәл

Зәйдән махсус хәрби операция зонасына 20нче машина озатылды

25 июльдә махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбыз янына 46нчы гуманитар йөк машинасы кузгалды.

Зәй халкы бу юлы да зур активлык күрсәтте. «ВАЗ-2107» машинасы халыктан җыелган акчага сатып алынды. Шулай ук хәрбиләргә маскировка челтәрләре, элемтәчеләргә Вай-фай роутер, тарелка Старлинк-v3, кабель, ROMOSS RS-1000 энергия стабилизаторы булган портатив тупланма, канистралар, балалар хатлары һәм башка кирәкле әйберләр җибәрелде.
Гуманитар йөкне Кораллы көчләр ветераны Валентин Атласов белән Эркин Касыймов озата китте. Валентин Александровичның махсус хәрби операция зонасына — 13нче, Эркин Эргашовичның 2нче мәртәбә гуманитар ярдәм илтүе.

«Гуманитар ярдәм җыюда район халкы бик зур ярдәм итте. Уртак җиңү өчен тылда да ныклы эш барырга тиеш. Бары бергә бердәм булганда гына без көчле! Барысы да җиңү өчен, егетләребезнең исән-имин кайтуы өчен! Үзеннән ярдәм кертүчеләргә зур рәхмәтемне җиткерәм», — ди Валентин Александрович.

Гуманитар ярдәмне озатырга район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин килде.

-Махсус хәрби операция башлануның беренче көннәреннән зәйлеләр якташларыбызга ярдәм итүгә алынды. СВО зонасына Зәйдән озатылучы 46нчы гуманитар ярдәм бу. Егетләргә барлыгы 20 машина илтелде. Район башлыгы Разиф Галиевич, район-шәһәр халкы хәрбиләребезгә актив төстә ярдәм итә, — ди Петр Сергеевич.

Галина Кузьмина юлга кузгалучыларга ике зур табак кабартмалар пешереп килгән иде. «Егетләрне дә сыйлагыз, сәлам әйтегез, без аларны туган якта көтәбез», — диде Галина апа. Зинаида Иванова да изге теләкләр теләп озатып калды.

 

-“ВАЗ-2107” машинасы, 10 маскировка челтәре, тәгәрмәчләр Донецк юнәлешендә хезмәт итүче “Леший” позывноен йөртүче Зәй егетенә илтелде. Ә элемтә чаралары Херсон өлкәсендәге полктагы Зәй егетләренә тапшырылды. Шулай ук Зәйдән махсус хәрби операциядә катнашучы “Лимон” – 20 маскировка челтәре, “Салат”  позывнойлы егет инструментлар наборы һәм компрессор алды. Зәй хәрбиләренә хатын-кызларыбыз әзерләгән тиз пешә торган ашлар, медикаментлар да алып бардык”, - ди Валентин Александрович.

 

Эш тукталмый. Хәзер Зәй хәрбиләренә чираттагы гуманитар ярдәмне җибәрү өчен зур эш алып барыла. Шуны онытмыйк, без бары бергә берләшеп кенә күптән көтелгән җиңүне якынайта алабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев