Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Игелекле гамәл

Зәйдән госпитальләргә чираттагы гуманитар ярдәм җибәрелде

25 августта Зәйнең Азатлык китерүче солдат һәйкәле яныннан Луганск госпиталенә һәм алгы сызыктагы хәрбиләргә гуманитар ярдәм озатылды.

Бу - "Закамье - Помощь госпиталям" төркеме волонтерлары аша Зәйдән озатылган 23 гуманитар ярдәм. 20 тонналы зур йөк машинасы кирәкле әйберләр белән тулган иде.

Гуманитар ярдәмне озатуга багышланган чарага район җитәкчелеге, яшьармиячеләр, хәрби хәрәкәтләр ветераннары, предприятие-учреждениеләр җитәкчеләре, зәйлеләр килде.

— Махсус хәрби операциянең беренче көннәреннән безнең ир-егетләребез илебез чикләрен саклап, Оборона министрлыгы куйган бурычны лаеклы үтиләр. Безнең төп бурычыбыз – аларны беренче чиратта кирәкле әйберләр белән тәэмин итү. Зәйлеләр гуманитар ярдәм җыюда актив катнаша. Гуманитар ярдәмне җыюда үзеннән өлеш керткән һәр кешегә, активистларга, волонтерларга рәхмәт белдерәм, — диде чыгышында район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин.

Йөкне «Ватанны саклаучылар» дәүләт фондының Зәй районы буенча социаль координаторы Сергей Хватков озата китте. Руль артында - тәҗрибәле машина йөртүче Виталий Софин.

Зәй, Бөгелмә, Әлмәт, Түбән Кама, Чаллы, Әлмәт районының Тихоновка авылында яшәүче битараф булмаган олы йөрәкле кешеләр берләшеп, уртак җиңү өчен зур эш алып баралар. Гуманитар ярдәм күрсәтүчеләрнең тугыз ноктасының үзәге — Зәй. Госпитальләр, алгы сызыктагы хәрбиләр өчен гуманитар ярдәм җыю Зәйнең үзәк стадионында оештырылган.

-Махсус хәрби операция зонасына җибәрү өчен Чаллыдан һәрвакыт бик күп азык-төлек җыелмалары китерәләр. Түбән Кама инвалид коляскалары белән яхшы ярдәм итә, ә бу юлы массаж креслосы, оропедик караватлар да китерделәр. Әлмәт районының Тихоновка авылы халкы бик актив. Алар ягулык һәм су мичкәләре белән тәэмин итәләр. Хәрби зонада мичкәләргә ихтыяҗ зур, шуңа күрә без айга бер тапкыр аларны ярты машина төяп җибәрәбез. Зәйдән гигиена, медицина, азык-төлек җыелмалары җибәрелде. Кызганычка каршы, балалар каникулда булганлыктан, бу юлы безнең мәктәпләр пижама һәм таякларны аз әзерләделәр. Укытучылар үзләре генә өлгерми. Шулай ук челтәр-рабицага заявкалар күп, аларны да һәр гуманитар ярдәм белән озатырга тырышабыз. Йөкнең яртысы - госпитальләр, ә яртысы безнең хәрбиләр өчен озатылды, - ди «Закамье — Помощь госпиталям» төркеме җитәкчесе Наталья Березина.

Наталья Викторовна машинага гуманитар ярдәмне төяргә ир-атларның аз килүенә борчылуын да белдерде. Күбрәк бу эш хатын-кызлар һәм балалар җилкәсенә төшә, ди.

Эш моның белән тукталмый. Хәзер чираттагы гуманитар ярдәм җыю эше бара. Кышка таба буржуйка-мичләр, окоп шәмнәре күп кирәк булачак. Хәрбиләребезгә җылы булсын өчен аларны әзерләү буенча ныклап эшкә керешергә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев