Зәйдә сабыйлар хәрбиләргә ярдәм итүче хатын-кызларга бүләк ясады
8 Март — Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан, «Салават күпере» балалар бакчасының әзерлек төркемендә тәрбияләнүчеләр педагоглары Ольга Зәкәрьянова һәм Гөлнара Гыйльманова белән берлектә «Zаинск с Vами» маскет челтәрләре үрүче апалар янында булдылар.
Балалар волонтерларны якынлашып килүче бәйрәм белән котладылар, шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар һәм үз куллары белән ясаган фәрештәләр рәвешендәге истәлекле сувенирлар тапшырдылар. Бу бүләкләр бик әһәмиятле, чөнки еш кына махсус хәрби операциядәгеләр өчен маскировка челтәрләре үрүче апаларны фәрештәләр кулы белән чагыштыралар.
Ә маскировка челтәрләре үрүче апалар үз чиратында балаларны тәмле конфетлар белән сыйладылар. Сабыйларның бу ихлас бүләгенә сетка үрүче апалар чын күңелдән шатланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев