Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Игелекле гамәл

Зәйдә сабыйлар да окоп шәмнәре ясауда өлкәннәргә булыша

1 февральдә «Салават күпере» балалар бакчасында «Окоп шәме» акциясе узды.

Бу акциядә зурлар төркеме һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары, аларның әти-әниләре һәм тәрбиячеләр катнашты. Бу мастер-классны шушы балалар бакчасына йөрүче бер баланың әнисе Юлия Минина һәм бакча тәрбиячеләре оештырды.

Барлыгы 100 банкадан артык окоп шәме әзерләнде. Балалар да, әти-әниләр дә окоп шәмнәрен бик кызыксынып ясадылар, «Наше тепло для Вас!» этикеткаларын ябыштырдылар. Кәгазь эшләрен башкаруга балалар бик теләп үз өлешләрен керттеләр. Өч бала әнисе Юлия Минина  идеясенә сабыйларның да теләп кушылуына бик шат.

— Махсус хәрби операциядә минем абыем да катнаша. Окоп шәмнәрен мин аны күздә тотып ясауга керешкән идем. Хәзер исә солдатларга туган як җылысын бирә алуыма куанып, мөмкин кадәр күбрәк эшләргә тырышып эшлим бу эшне. Миңа калай банкалар җыярга битараф булмаган һәркем булыша. Ә сабыйларыбызның бу эшкә керешүе минем өчен аеруча дулкынландыргыч. Бу бит аларга патриотик тәрбия дигән сүз, — ди Юлия ханым.

— Бу акция ярдәмендә без үзебезнең егетләребезгә ничек тә ярдәм итеп, аларга терәк буласыбыз килде, — ди балалар бакчасы мөдире Алина Фаязовна.

Балалар һәм аларның әти-әниләре шушы җылы шәмнәр белән солдатларга өй, туган як җылысы барып җитәр дип телиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

8

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев