Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Игелекле гамәл

Зәйдә балалар ясаган сыерчык ояларын паркка элеп куйдылар

Бүген балалар әти-әниләре белән ясаган сыерчык оялары, җимлекләр Зәйнең «Яшьләр» паркындагы агачларга эленде.

1 апрельдә Халыкара кошлар көне билгеләп үтелә. Март ахырында, апрель башында безгә җылы яклардан күчмә кошлар әйләнеп кайталар. Алар безнең якларга оя ясап, бала чыгарыр өчен кайта. Ә без аларны матур-матур оялар белән каршы алырга тиеш.

Зәйдә Язгы игелек атнасы кысаларында «Кошларга оя» дигән матур акция үтте. «Яшьләр» паркына сыерчык ояларын элү өчен бакча балалары килде.

-Бүген без изге эшкә алындык. Моңа мәгариф идарәсе белән алдан сөйләшеп әзерләндек. Ояларны шәһәребезнең иң матур урыны — «Яшьләр» паркына эләбез. Ояларга, җимлекләргә бодай, көнбагыш та салабыз. Балалар ясаган ояларны шәһәребез предприятиеләреннән ир-атлар эләргә булыша, — диде Биоресурслар буенча дәүләт комитетының Зәй бүлеге җитәкчесе Әдип Габдерәхимов.

Ул сыерчык ояларын дөрес элү, шулай ук аларны ясау буенча киңәшләрен дә бирде.

Күчмә кошларны каршы алырга мәктәп укучылары, бакча балалары ныклап әзерләнгәннәр. Балалар әти-әниләре белән йөздән артык сыерчык оясы, 70ләп җимлек ясаганнар.

-Кошлар — безнең дусларыбыз. Балалар бакчабызда табигатьне, кошларны яратырга кече яшьтән өйрәнәләр. Безнең бакча балалары әти-әниләре белән 28 сыерчык оясы ясадылар. Бүген аларны паркка элергә дип алып килдек, — ди «Тату гаилә» бакчасы мөдире Мария Петрякова.

 

Ояларны төрле материаллардан эшләнгәннәр, аны ясаучылар фантазияләрен эшкә җиккән. Формалары, зурлыклары да төрле. Иң мөһиме, аларны ясауда бөтен гаилә катнашкан. Балалар чарага кошлар турында шигырьләр дә өйрәнеп килгән.

-Кошларга ярдәм итү — игелекле гамәл. Без канатлы дусларыбызны һәр яз саен көтеп алабыз. Безнең бакчадан бүгенге чарага 13 оя алып килдек. Сыерчыклар без ясаган ояларны ошатырлар, балаларын шунда үстерерләр. Бакчабыз белән янәшәдәге «Яшьләр» паркы кошларның дәртле моңына күмелер дип уышанабыз, — диде «Тылсымлы әкият» бакчасы мөдире Алина Сафиуллина.

Зәйдә паркларга сыерчык оялары элү — электән килгән күркәм традиция. Янәшәбездә яшәүче кошлар әйләнә-тирә табигатькә бәяләп бетергесез ярдәм итеп кенә калмыйча, безне матур итеп сайраулары белән дә сөендерерләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев