Зәй студентлары хәрбиләргә буржуйка-мичләр, татлы ризыклар әзерләде
Зәй политехник колледж студентлары махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итүдә саллы өлешләрен кертә.
Студентлар укытучы-осталары кул астында махсус хәрби операциядәге хәрбиләргә тимер мичләр әзерләүне дәвам итә. Алар аны хәзер мөмкин кадәр азрак утын кулланып, яхшы җылыта торган итеп эшләүгә йөз тота. Хәрбиләр исә мондый мичләрнең яу кырында бик кирәк булуын, аларның салкын вакытта җылылык чыганагы да, ризык әзерләү өчен дә кулланылуын әйтәләр.
Студент яшьләр колледж ашханәсендә безе, как, прәннек-печеньелар, чәк-чәкләр дә әзерләделәр, токмач кисеп тә киптерделәр. Гомумән, алар һәрбер гуманитар йөк җибәрү чарасында актив катнашалар, беренчел куллану чаралары, юыну, шәхси гигиена өчен кирәкле әйберләрне, җылы киемнәрне әзерләп посылкалар тутыралар. Ә азат ителгән территорияләрдә яшәүче балалар өчен уку әсбаплары, йомшак уенчыклар җибәрәләр. Һәр гуманитар ярдәм алар язган җылы эчтәлекле хатлар белән дә тулылана.
Яшьләр хәрбиләргә ярдәм итүләре белән горурлана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев