Зәй районында махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә утын китерәләр
Шәһәрнең шәхси секторында һәм район авылларында яшәүче хәрбиләрнең ун гаиләсенә аларның соравы буенча утын китерелде. Бу ярдәмне Зәй урман хуҗалыгы күрсәтте.
Утын ташу өчен машиналарны «Техно» заводы һәм эшмәкәр Ришат Шакиров бирде, ә төяүдә волонтерлар — мәгариф, яшьләр эшләре, физик культура һәм спорт идарәләре хезмәткәрләре катнашты. Махсус хәрби операция зонасында булган хәрбиләргә, аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтү эше белән район Советында «Бердәм Россия» депутатлар фракциясе җитәкчесе, район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин җитәкчелек итә.
«Соңгы елларда Зәй районында бизнес һәм иҗтимагый структураларының берләшүе социаль җаваплылык һәм теләктәшлек үрнәге булды. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, мондый гамәлләр безнең хәрбиләребезнең якыннарына ярдәм итеп кенә калмый, ә булышлык итәргә әзер сәламәт җәмгыять тә формалаштыра. Бу эш дәвам итәчәк», — диде Петр Уразайкин.
Фотолар «Бердәм Россия» сәяси партиясенең Зәй бүлегеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев