Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Игелекле гамәл

Зәй яшьләре өлкәннәргә кар чистартуда булыша

Шәһәрнең 1нче мәктәбе укучылары бу көннәрдә Иске Зәй бистәсендә яшәүче өлкән яшьтәге, ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә шәхси секторда ишегалларын, капка төпләрен кардан чистартуда булышлык күрсәтәләр.

Шул рәвешле Зәйдә кар көртләренә каршы көрәшүче тимурчылар отрядлары барлыкка килде.

Мәсәлән, Иске Зәйдә үз йортлары белән яшәүче Екатерина һәм Сергей Адельшиннар тимурчыларны көтеп тора. Соңгы бураннар өлкән кешеләрнең йорт тирәсен түбәсенә кадәр күмеп киткән. Йорт хуҗасы ир-ат физик мөмкинлеге чикләнгән кеше буларак мондый авыр эшне үзе генә башкара алмый. Йортка керү өчен тар гына сукмак ясау да бик авыр бирелә аңа.
Ә Екатерина Адельшина үзе 23 ел 1нче мәктәптә хезмәт куйган, шуңа да ул укучыларга яхшы таныш, алар аны яратып «тетя Катя» дип йөртәләр. Күмәк эш таулар күчерә, дип юкка гына әйтмиләр, яшьләр көчле куллары ярты сәгать эчендә йорт алдын, ишегалларын чистартып та куйганнар.

— Укучыларга зур рәхмәт, быелгы кыш безнең кебек өлкәннәргә йорт тирәсен тәртиптә тотарга шактый авырлык тудырды. Үзебез иртән ишектән чыгарлык кына урынны көрәсәк тә хәлсезләнеп керәбез. Ә балалар менә тиз арада ялт иттереп куйдылар, — ди сөенеп Екатерина Адельшина.

Иске Зәй бистәсендә эшләүче яшьләр үзәгенә төрле түгәрәкләрдә шөгыльләнергә 1нче мәктәп укучылары килә. Алар менә шундый мәрхәмәтле эшләрдә дә активлык күрсәтеп, ярдәмгә мохтабларга еш булышалар икән.

— Безнең яшьләр үзәге һәрчак укучылар белән актив эшчәнлек алып бара. Быелгы кышта менә кар көртләре белән көрәшүче тимурчылар отряды да оештырдык. Бүген өлкән яшьтәге кеше соравы буенча шәхси хуҗалыкны тәртипкә китердек. Ә гомумән, яшьләр кыш дәвамында уллары, тормыш иптәшләре махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә, күпбалалы гаиләләргә, физик мөмкинлеге чикләнгәннәргә, ялгыз яшәүче өлкәннәргә кар чистартуда даими булышып торалар, — ди яшьләр үзәге җитәкчесе Алла Уразайкина.

Укучылар исә кышкы һавада тирләп-пешеп эшләсәләр дә, яхшы гамәл кылудан күңелләре күтәрелеп, ярдәмгә мохтаҗларга булышудан җан рәхәтлеге алалар.

— Без һәрчак ярдәмгә әзер, булышырга кирәк булса, тиз арада оешабыз, — диләр алар беравыздан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев