Хәрбиләр Зәйнең «Zаинск с Vами» волонтерлар үзәгенә рәхмәт белдергән
Игелекле гамәл

Хәрбиләр Зәйнең «Zаинск с Vами» волонтерлар үзәгенә рәхмәт белдергән

Егетләр рәхмәт сүзен маскировка челтәр кисәгенә язып җибәргәннәр.

Зәйдә маскировка  челтәрләре үрү бер дә тукталмый. Хатын-кызлар, өлкәннәр, балалар үргән челтәрләр инде фронтка бик күпләп озатылды. «Zаинск с Vами» волонтерлар үзәгенең Телеграмм — каналда үз төркеме бар, анда хәрбиләр дә кертелгән, алар даими төстә язып, рәхмәт белдереп тора. Чөнки маскировка челтәрләре егетләрне дошман күзеннән саклый.

Ә чираттагы гуманитар ярдәмнән соң хәрбиләр машина йөртүче аша волонтерларга маскировка челтәр кисәгенә рәхмәт белдереп, язып җибәргәннәр. Үз куллары белән әзерләнгән челтәр кисәгенең шул рәвешле әйләнеп кайтуыннан хатын-кызларның күзләре яшьләнгән.

«Егетләребез менә шулай безгә рәхмәт белдергәннәр. Аларның үзләренә безне, илебезне яклаулары, саклаулары өчен зур рәхмәт. Җиңү белән тизрәк туган якларга кайтыгыз!», — диләр хатын-кызлар.

Җиңү армиясенә кушыл!

Контракт хезмәте буенча тулырак мәгълүматны 8(800) 222-59-00

#ВступайвАрмиюПобеды #армияПобеды #марафонТНВ


Нет комментариев