Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Игелекле гамәл

Хәйрия концерты оештыручы Разил Сибгатуллин: «Барысы да егетләр хакына»

Соңгы вакытта район авыл җирлекләрендә махсус хәрби операциядәге ир-егетләргә ярдәм йөзеннән хәйрия концертлары уздырыла.Тамашадан кергән акча махсус хәрби операциядә катнашучы авылдашларына тапшырыла. Шундый чараларның чираттагысы Чыбыклы авылында узды.

Мәдәният йортының залы халык белән шыгрым тулы иде. Шушы авылда туып-үскән, бүгенге көндә Түбән Камада яшәүче Разил Сибгатуллин махсус хәрби операциядәге авылдаш егетләренә ярдәм йөзеннән әлеге чараны оештырды.

— Дөрес, махсус хәрби операцияне аның кадәр үк җитди һәм мөһим икәнен без — гади халык аңлап бетермәдек. Безнең өстебез бөтен, тамагыбыз тук, чиста киемнәр киеп, җылы урыннарда йоклыйбыз. Ә «андагы» егетләр... Шуларны уйлыйсың да, ничек булса да чын күңелдән ярдәм кулы сузасы килде. Шулай итеп, хәйрия чарасы оештырырга булдым. Бергә укыган курсташларым — «Болгар радиосы» алып баручысы Дилбәр Фәиз, Татарстанның халык артисты Олег Фазылҗанов, шулай ук дустым, автор-башкаручы Айдамир минем теләгемә каршы килмәделәр. Тамашадан җыелган акчаның тиененә кадәр егетләр өчен авыл җирлеге башлыгына тапшырылды. Нәрсә һәм күпме кирәк, барысын да бергәләп алырлар, — ди Разил Сибгатуллин.

Дилбәр Фәиз концертны үзе алып барды.

— СВОдагы егетләр өчен без барыбыз да борчылабыз. Кемнеңдер газиз баласы, икенче берәүнең кадерле әтисе яу кырында. Хәйрия чараларында шәхсән үзем бик теләп катнашам. Чакыралар икән, беркайчан юк, дип әйтмим. Безнең «Болгар радиосы» коллективы да халык белән бергәләшеп ярдәм чаралары әзерли. Мондый тамашаларны үзенә күрә саваплы һәм кирәкле гамәл дип саныйм. Халыкның берләшкәнен күрәбез, аларның күңелләрен күтәреп җибәрергә тырышабыз, — дип фикерләре белән уртаклашты ул.

Хәйрия концерты җыр-бию номерларыннан торды. Олег Фазылҗанов иң матур җырларын бүләк итте. Дилбәр Фәиз тамашачыларны сәхнәгә чакырып, күңелле уеннар да уйнатып алды. Тормыш мәшәкатьләреннән, күңелсез уйлардан беразга гына булса да арынып алды чыбыклылар. Авыл халкы гына түгел, күрше-тирә яклардан да тамаша карарга килгәннәр иде.
Экранда СВОда катнашучы Чыбыклы егетләренең фотографияләре белән видеоролик күрсәтелде. Концертка хәрби егетләрнең әти-әниләре, якыннары да чакырылган иде. Чара барышында алар аерым хөрмәтләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев