Уртак җиңү өчен
Зәйдә яшәүче Татьяна Шабаева алгы сызыктыгы хәрбиләргә, госпитальләргә җибәрү өчен эчке киемнәр өлгеләрен кисә һәм тегә.
Әзер өлгеләрне теләгән кешеләр өенә алып тегеп китерә.
Татьяна Ивановна бер ел ярым инде «Zaинск с Vами» волонтерлары төркеменә йөри. Башта маскировка челтәрләре үрсә, соңыннан эчке киемнәр кисүче киткәч, бу эшкә Татьяна апа алынган.
— Без биредә эчке киемнәр дә, бриджалар да тегәбез. Эчке киемнәрне үрелгән маскировка челтәрләре эченә салып төрәбез. Һәр челтәргә 5-6 шундый кием салына. Бирегә йөрүчеләр барысы да уртак зур эш башкаралар, — ди Татьяна Ивановна.
Һөнәре буенча Татьяна Шабаева — инженер, Зәйнең тәгәрмәчләр заводында эшләгән. «Яшь чакта үзем өчен тегә идем, менә шул шөгылем файдага булды», — ди ул. Көненә 30-40лап эчке кием кисә.
— Бриджалар өчен фланель, тыгыз тукымалар кирәк. Ә эчке киемнәр сатин, штапель, ситец, саржа, юка бәз кебек тукымалардан тегелә. Тукымаларны халык җыеп китерә. Бик зур рәхмәт әйтәсем килә, — ди Татьяна апа.
Бер ел ярым эчендә ул 7 меңнән артык эчке кием, 300ләп бриджа өлгесен кисеп әзерләгән. Әзер эчке киемнәр шулай ук «Zaинск с Vами» волонтерлары төркеме аша да озатыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев