«Уймак кыз» балалар бакчасы «Кыюлык тартмасы» акциясенә кушылды
Хәбәр иткәнебезчә, «Бердәм Россия» сәяси партиясенең җирле бүлеге «Кыюлык тартмасы» дип исемләнгән хәйрия акциясе игълан итте.
Дәваханәләрдә дәвалану курсы үтүче балаларның күңелләрен күтәрү, аларга терелү өчен рухи көч бирү максатында оештырылган әлеге акциядә зәйлеләр теләп катнаша. Кичә сәяси партиянең җирле бүлегенә «Уймак кыз» балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр тәрбияче-педагоглары белән бергәләп килде.
— «Кыюлык тартмасы» — ул бүләк кенә түгел, ә кайгырту символы. Без барыбыз да аңлыйбыз, балалар өчен кайвакыт дәвалану курслары озакка бара, мондый халәт кечкенәләрне генә түгел, олыларны да борчуга сала. Без әлеге акция ярдәмендә балаларның күңел халәтен, ихтыяр көчен бөтәйтергә теләдек. Табиблар әйтүенчә, авырулардан терелү өчен күңел халәтенең төшенкелеккә бирелмәве мөһим. "Кыюлык тартмасы"нда уенчыклар, өстәл уеннары, канцтоварлар җыела. Без монда теләп катнашучыларга бик рәхмәтле", — ди партиянең җирле бүлеге башкарма сәркатибе Петр Тимаськов.
Күрәсез, хәйрия чарасына өлкәннәр генә түгел, балалар да әти-әниләре белән бергәләп кушылды. Алар уенчыклар, рәсем ясау әсбаплары алып килде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев