Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Игелекле гамәл

Туган як җылысы: Зәй студентлары хәрбиләргә буржуйка-мичләр ясыйлар

Зәй политехник көллияте студентлары махсус хәрби операция зонасына җибәрү өчен буржуйка-мичләр ясыйлар.

Көллият коллективы махсус хәрби операциядәгеләргә ярдәм итү буенча актив эш алып бара. Мич-буржуйкларны булачак эретеп ябыштыручылар — өченче курс студентлары көллият остаханәсендә ясый.

-Әлеге мичләрне окопларда күчереп йөртерлек, җиңел итеп ясыйбыз. Аларда ашарга пешерергә, киемнәрне киптерергә була, төтене дә күренми. Шулай ук әлеге мичләр 50 квадрат метрга кадәр мәйданны җылыта ала. Мичләр солярка белән эшли, шулай булгач утын эзлисе юк, — ди җитештерү буенча укыту остасы Госман Сафиуллин.

Студентлар эшне зур җаваплылык тоеп башкаралар, алар махсус хәрби операциядә Ватаныбыз иминлеген саклаучы егетләргә бик теләп ярдәм итәргә алынганнар.

Моңа кадәр студентлар фронтка 11 «Ракета» мини миче ясап җибәргәннәр инде, тагын бер атна эчендә 16 мич ясап, аларны якташларыбызга озатырга ниятлиләр. Материаллар белән аларны хәйриячеләр тәэмин итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев