Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Игелекле гамәл

Түбән Биштән апалы-сеңелле кызлар махсус хәрби операциядә катнашучы егеткә тепловизор алырга ярдәм иттеләр

Югары Мәлемнән махсус хәрби операциядә катнашучы егетне кызлар моңа кадәр белмәгәннәр дә. Хәрбиләргә ярдәм итү теләге Альбина Гәрәева белән Регина Фәйзуллинаны бу адымга тарткан.

Өлешчә мобилизация кысаларында Илнар Ватаныбыз иминлеге сагына баскач, Регина аның белән телефон аша аралаша башлаган.

-Безнең Илнарга ярдәм итәсебез килеп, аннан сиңа нәрсә кирәк, дип сорап килдек. Юк, бернәрсә дә кирәкми, дип кенә җавап бирде. Ул яралангач, без аның белән сөйләшеп, тепловизор алырга булдык. Тепловизор алуда ярдәм сорап, телефонда статуслар куйдык. Гел көтелмәгән, белмәгән кешеләрдән ярдәм булды. Әти-әниебез, Югары Мәлем мәктәбе директоры Гүзәлия Батькова, Куш-Елгадан Гүзәл Гыйльфанова, Уфадан блогер Роберт Тимиркәев   һәм башка тагын бик күпләр матди һәм мораль яктан да булышлык иттеләр, — ди Альбина.

Ә тепловизорга 125 мең сум акчаны кыска гына вакыт — атна ярым эчендә җыя алганнар. Чөнки тепловизорны ялга кайткан Илнарга киткәнче җибәрергә кирәк булган.

Тепловизорны Альбина белән Регина Югары Мәлемгә Илнарларның өйләренә барып тапшырганнар.

-Очрашу бик күңелле булды. Илнарның әнисе Флүзә апа да бик ачык кеше, безне ачык йөз белән каршы алдылар. Сөйләшеп сүзебез бетмәде, — ди Альбина.

 

Хәзер кызлар антидронга акча җыя башларга уйлыйлар. Битараф булмаганнар аларга ярдәмгә кушыла ала.

-Барысы да егетләребезнең җиңү белән исән-сау кайтуы өчен! Егетләр анда безне саклый, ә без монда аларга ярдәм итәргә тиеш. Иң мөһиме — хәрбиләребез аларны туган якларда көтүчеләр барлыгын, безнең аларга терәк булуыбызны аңласыннар. Бердәмлектә бит безнең көч, — ди кызлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

11

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев