Түбән Биштә олысы да, кечесе дә хәрбиләргә ярдәм итә
Өлкәннәр маскировка челтәре үрә, балалар окоп шәмнәре әзерли.
Түбән Биш авылы клубында иртән дә, кичен дә халык кайнаша.
Биредә мәдәният чаралары үткәрү белән генә чикләнмиләр, ә махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребезгә ярдәм итү өчен авылның игелекле хатын-кызлары маскировка челтәрләре үрергә җыела.
Бер ай ярым эчендә 24 челтәр үрергә өлгергәннәр. Баштарак кечерәк размердагы челтәрләрне үрсәләр, хәзер 3х6 размерындагы челтәрләрне үрергә алынганнар.
– Түбән Биштә маскировка челтәрләре үрү эшен оештыруны күптәннән уйлап йөрсәк тә, авылыбызга махсус хәрби операциядән ялга кайткан хәрбиләр, гуманитар ярдәм илткән егетләребез белән сөйләшкәч, бу эшкә алынырга кирәк дип ныклы карарга килдек. Алар безгә хәрби зонада маскировка челтәрләренең гомерләрне саклап калуы, аларга зур ихтыяҗ булуы турында әйттеләр. Авылдан хатын-кызлар белән берләшеп, гыйнвар ахырында челтәр үрү эшен башлап җибәрдек. Эш ике сменада оештырылды. Челтәр үрергә йөри алмаучы авылдашларыбыз башкача ярдәм итә, егетләребез өчен күчтәнәчләр дә китерәләр. Безнең авыл халкы бик актив бу яктан, – ди мәдәният йорты җитәкчесе Наталья Вәлиәхмәтова.
Челтәрләр үрү өчен корылмаларны Расих Шиһабетдинов, Николай Кузнецов, Илгиз Әүхәдиев ясаганнар. Челтәр үрергә Зәйдән волонтерлар килеп өйрәткән.
“Зәйдә әлеге эшне оештыручы Елена Хисаметдинова, волонтерлар изге, бик тә мөһим булган эшкә күпме авыллар халкын тарттылар. Алардан җылылык, яктылык бөркелеп тора”, - ди челтәр үрүче апалар.
Челтәр үрергә көн дә 15ләп кеше йөри. Иртән дә, кич тә киләләр. Хәзер зуррак размердагы челтәрләрне үрергә алынырга да әзерләр. Моның өчен корылмалары да бар. Әзер челтәрләрне догалар укып, эченә солдатларга күчтәнәчләр салып төрәләр.
– Махсус хәрби операция барганда, егетләребез яу кырында булганда, өйдә кул кушырып утырып булмый. Һәрберебезнең теләге бер – егетләребез исән-сау җиңү белән әйләнеп кайтсыннар! – ди Клара Кузнецова.
Челтәр үрергә алар бер гаиләдән өчәү йөриләр: бертуганы Роза апа Нужная, киленнәре Александра Фролова да һәр көн челтәр үрергә килә.
– Көнебез клубта челтәр үреп уза, бик теләп киләбез монда. Безнең үзебезнең Баграж җирлегеннән дә күп егетләр махсус хәрби операциядә катнаша. Без аларга терәк булырга һәм ярдәм итәргә тиеш, – ди Александра апа.
Вера апа Максимова эштән туктамаячакбыз, егетләребез җиңү яулап кайтканчы үрәчәкбез, ди.
Челтәр үрүче апалар арасында улы махсус хәрби операциядә катнашучы Роза апа Хәбибуллина да бар. “Эх, кызлар, һәркайсы өчен борчылабыз, аларның безгә һәркайсы кадерле”, – диде күзләрен яшь пәрдәсе каплаган ана.
Укучылар окоп шәмнәре ясый
Окоп шәмнәре өчен парафинны укытучылар акча җыеп сатып ала, банкаларны авыл халкы белән бергәләшеп җыялар, ә укучылар хезмәт дәресләрендә, буш вакытларында шәмнәр ясау белән мәшгуль.
Әгәр элек кукуруз яки фасольдән бушаган калай савытлар чүпкә ыргытылса, хәзер һәр банканы кадерләп җыеп, окоп шәмнәре ясаучыларга китерәләр.
Мәктәп директоры Сергей Иванов үзе һәр банканы чистартып, кырларын тигезләп, укучыларга шәм тутырыр өчен әзерләп бирә. Бер ай элек әлеге эшкә алынганнар. Беренче партиядә 360 окоп шәме ясап җибәргәннәр. Хәзер тагын шул чамада әзерләгәннәр. Без мәктәптә булган көнне VIII сыйныф укучылары хезмәт дәресендә окоп шәмнәре ясый иде.
– Хезмәт дәресләрендә, дәресләрдән соң укучыларыбыз бик теләп хәрби абыйларына окоп шәмнәре ясарга алыналар. Бар коллективыбыз белән башкарабыз әлеге эшне. Шәм ясар өчен парафинга укытучылар акча җыя, банкаларны бар авыл халкы китерә. Укучылар солдат абыйларына, җиңү белән әйләнеп кайтуларын теләп, җылы эчтәлекле хатлар да язалар, - ди мәктәпнең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Гөлнара Шиһабетдинова.
Окоп шәмнәре ясаучы VIII сыйныф укучылары арасында республика фән олимпиадаларында призер булган ике кыз да бар. Алар – татар әдәбиятыннан призер булган Арина Балончева һәм рус теле буенча призер Чулпан Уразманова. Кызлар яхшы укырга, олимпиадаларда үзләрен сынарга, хәрбиләргә ярдәм буенча саваплы эштә дә катнашырга өлгерәләр. Башкалар да сынатмый.
– Бар теләгебез – хәрбиләребез җиңү белән туган якларга кайтсыннар. Бу окоп шәмнәре аларны җылытсын, туган якта көтүләрен белдерсен. Без окоп шәмнәрен ясаганда шул теләкләрне телибез, – ди укучылар.
Әлеге мәктәптән ике укытучы – Земфира Мирсәетова һәм Гөлнара Шиһабетдинованың уллары Радик белән Рөстәм махсус хәрби операциядәге егетләр белән элемтәдә торалар. Алар хәрбиләргә гуманитар ярдәм дә илтеп кайттылар.
– Махсус хәрби операциядә Ватан иминлеге өчен көрәшүчеләр арасында безнең укучыларыбыз да бар. Җиңүгә үзебезнең дә өлешебезне кертәсебез килә. Ә шәм ясау авыр эш түгел. Солдатларыбыз исән-сау кайтсыннар гына, – ди алар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев