Махсус хәрби операция зонасына маскировка челтәрләре үрүче апаларына балалар да кушылды.
«Безнең егетләребез алгы сызыкта. Бу челтәрләргә алар бик мохтаҗ. Балаларның бу изге эше хәрбиләргә ярдәм генә түгел, ә аралашу, моториканы үстерү, патриотик тәрбия, шулай ук уртак эшкә рухи һәм ихлас өлеш кертү дә», — ди маскировка челтәрләре үрүче апалар.
Яшь ярдәмчеләрнең ярдәмнәре, һичшиксез, Җиңүне якынайтыр! Хәрби егетләребез махсус операция зонасында бурычларын намус белән үти, ә яшь патриотлар чын күңелдән аларга ярдәм күрсәтә.
фотолар Түбән Биш мәдәният йортыннан.
Нет комментариев